Яңа ел маҗаралары

2017 елның 1 гыйнвары, якшәмбе

Барлык кеше белә: Яңа ел бәйрәмен олысы да кечесе дә ярата. Олы Мәми авыл клубында Әтәч елын бик күңелле каршы алдылар. Иң беренче тамашага килүчеләрне авыл җирлеге башлыгы Г.Фомина котлады һәм Яңа елга кадәр үткәрелгән йорт алды территорияләрен чиста тоту буенча конкурс нәтиҗәләре белән таныштырды.

Тамаша залында Әкият геройлары бик кызык сәхнәләләштерелгән театр куйдылар. Аннан соң музыкаль әкият башланды.

Төрле ярышлар уеннар белән чиратлашты. Конкурста җиңүче Лида Яшанова хәтта тере әтәч алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International