Яңа ел бәйрәме якынлаша. Бу бәйрәм һәр кеше өчен иң көтеп алган һәм яраткан бәйрәм. Каникуллар да башланды. Нинди ял инде яхшы китапсыз!?
Районның Үзәк китапханәсендә “Яңа елга яңа китап белән” дигән китап күргәзмәсе ачылды. Анда соңгы вакытта китапханәгә кайткан чит ил авторларының да төрле жанрдагы яңа китаплар урнаштырылган.