Яңа елның һәркемгә бәхет китерәчәгенә бар кешенең дә ышанычы көчле.
Ямбулатово авылында да бу бәйрәм бик күңелле төсмер алды. Башта халыкны авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов котлады.
Тамашачылар быелгы искиткеч күңелле программа белән рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.
Кыш бабай белән Кар кызы чыршы тирәсендә барысын да уеннарга, җырларга һәм биюләргә тартты. Бик күңелле булды.