Кыш бабай, Кыш бабай,
Ул безне ярата.
Ул безгә Яңа ед
Бүләге тарата.
Килди клубында эшләүче Роза Мукаева һәм Татьяна Зинонова балалар өчен кызыклы Яңа ел чыршы бәйрәме үткәрделәр.
Балалар, әкият геройлары булып киенеп, төрле конкурс, викторина, уеннарда катнаштылар.
Чыршы да бик матур итеп бизәлгән иде. Аның тирәсендә туйганчы күңел ачтылар.