1 айга спиртлы эчемлекләрне сату тыелачак.
Бу карар Россиянең баш санитар врачы тарафыннан 2016 нчы елның 23 нче декабрендә 195 нче номер астында кабул ителгән.
Бу карар нигезендә юридик затларга һәм шәхси предпринимательләргә 30 тәүлек эчендә спиртлы эчемлекләр сатмаска кушыла.
Роспотребнадзор көн саен сәүдә объектларындагы хәлләр буенча мониторинг алып бара.
Тагын (843) 236-94-11 телефоны буенча “Кайнар линия” дә эшләп килә.