Уктан атучыларны котладылар

2017 елның 4 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа елга күчүнең соңгы көннәрендә Свияга уктан ату комплексында ел буе төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Спортсменнарның саны быел күпкә арткан, алар өчен өстәлне дә дөнья Чемпионаты булып узган шатерда корырга туры килде.

Спортсменнар өчен тамашачылар арасында тренерлар, ата-аналар, Россия Дәүләт Думасы депутатлары  һәм район кунаклары да бар иде.

Котлауларга Кыш бабай һәм Кар кызы да кушылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International