Бүгенге көндә ГИМС Иделдәге бозга рейд ясады. Аның тикшерүләренә караганда Аракчино – Югары Ослан боз юлы калыная, хәзерге вакытта бернинди куркыныч хәлләр регистрацияләнмәгән. Бозның калынлыгы 43 см, бу боз 3, 5 тонна күтәрә дигән сүз.
Боз аркылы юл 50-60 км юлны киметә һәм вакыт ягыннан да 10 минут эчендә Казанга чыгаруы белән отышлы. Рейд дәвам итә.