Культура йорты спорт залында җәядән ату буенча “Югары Осланда 2017 нче ел кышы” дип исемләнгән ачык турнир булып узды.
Яшьләр клубы уздырган бу турнирга Йошкар – Ола һәм Казаннан да килгәннәр иде.
Тренер Константин Хватков кеше күплегенә бик шатланды һәм бар халыкка яхшы кәеф теләде.
Шунысы мөһим: балаларга тәҗрибәле спортсменнар үзләренең осталыгын күрсәтте. Бу аларга бик зур ярдәм булды.