ТР Гидромецентры бик көчле салкыннар көтелгәнен хәбәр итә.
Алар мәгълүматларына караганда, бүген төнлә һәм көндез һава температурасы 15-20, урыны белән 25 градуска җитә.
9 нчы январьда тәүлек буенча температура 24-29 га, урыны белән 32 градуска кадәр төшәчәк.
10 нчы январьда температура төнлә 24- 29, түбәндәрәк 30 – 35 салкын, ә көндез 15-20 градус тәшкил итәчәк.