“Яңа ел әкияте” дигән 3 нче республика конкурсының муниципаль этабына эшләр кабул итү төгәлләнеп килә.
Эшләр 3 номинациягә бүленгән: “Салават күпере”, “Фотороботлар” һәм “Бәллүр кыш” дигән шигырьне видеога яздыру.
Бүгенге көндә инде 60 тан артык эш кабул ителде.Иртәгә жюри нәтиҗәләр чыгара башлый. Җиңүче һәм призерларның эшләре республика этабына җибәреләчәк.