Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Аның белән очрашуга 4 кеше җир бүлеп бирү сораулары буенча мөрәҗәгать итеп килгән иде.
Барлык сораулар да игътибар үзәгенә куелды. Кайберләре тиешле службаларга чишәр өчен йөкләтелде.
Шәхси сораулар буенча кабул итүләр һәрсишәмбедә сәгать 9.00 дан 12.00 гә кадәр дәвам итә.