10 нчы январьда Соболевское авылында Нина Трофимовна һәм Геннадий Егорович Никоновларның бергә яши башлауларына 55 ел булды.
Алар тормышы – бар кешегә үрнәк матур тормыш: балалары, оныклары һәм 2 оныкчыклары аны бик ярата һәм ярдәмгә һәрвакыт әзер.
Аларның исемнәре районның Мактау кенәгәсенә кертелде, район башлыгы Марат Зиатдиновның да котлау хатын тапшырдылар аларга. Авыл җирлеге башлыгы О.Майорова, туганнары һәм якыннары бик җылы сүзләр җиткерделәр.