11 нче январьда Коргуза выл клубында сәхнәләштерелгән Раштуа бәйрәме булып узды. Анда балалар бакчасы һәм мәктәп балалары катнашты.
Раштуа – халыкның борынгыдан билгеләп үтелә торган иң якты һәм мөһим бәйрәме. Аны үткәрергә бик озак хәзерләнәләр: артистларны билгелиләр, костюмнар тегәләр, сценарий өйрәнәләр, репетицияләр үткәрәләр.
Сәхнәгә бик күп балалар чыкты. Театр балаларга гына түгел, ә ата-аналарга да бик ошады.
Ахырдан иң күңелле момент – отец Петр барысына да Раштуа күчтәнәче өләште.