Татарстан Росреестры хәбәр итә

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 нче ел башыннан күчемсез милекне регистрацияләү буенча яңа Закон гамәлгә керде: дәүләт регистрациясе үтү һәм кадастр учетына басу сроклары киметелде.

Моңа кадәр кадастр учеты һәм мөлкәтне регистрацияләү икесе ике әйбер иде. Ә хәзер бу процедураларны үтүгә гаризаны бергә биреп була.

 Бу вакытны да экономияли һәм әлеге операцияләрне үтүгә уңайлыклар да тудыра. Барысын бергә эшләү өчен 12 көн генә вакыт китә.

Шул процедураларның берсен генә үтәргә кирәксә, барлыгы 9 көн эчендә документлар әзер була.

Шуның аркасында Бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр алу вакыты да кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International