13 нче январьда Канаш авылы клубында гражданнар җыены булып узды.
Авыл җирлеге башлыгы Н.Вальков 2016 нчы елның нәтиҗәлелеге турында сөйләде.
Ул 2017 нче елга планнарны билгеләде:
- Үзара салым акчаларына юлларны төзәтү;
- Йолдыз авылындагы чишмәне ремонтлау;
- Үзәк чишмәне төзекләндерү;
- Клубны ремонтлау;
- ТБО чыгару.
Аны полиция хезмәткәре Галлямов А.И., район ветеринария бүлеге башлыгы М.Зиятдинов һәм полиция хезмәткәре А.И.Гәлләмов тулыландырды.
Ахырдан район башлыгы Марат Зиатдинов сүз алды.