13 нче январьда Олы Мәми авылында гражданнар җыены булып узды.
Фойеда күргәзмә, бал белән чәй, коймак әзерләнгән иде.
Авыл җирлеге башлыгы Г.Фомина 2016 нчы елның нәтиҗәлелеге турында сөйләде. Аны клуб мөдире Т.Д.Сальцинова, депутат Н.А.Бузунова , участок хезмәткәре А.И. Галимов тулыландырды.
Ахырдан район башлыгы Марат Зиатдинов сүз алды.