“Кышкы әкият” конкурсының фотороботлар номинациясенә нәтиҗәләр ясалды.
Анда 5 мәктәптән 34 эш кабул ителгән иде. Аларга карап шаккатасың: балалар кышкы серле матурлыкны шулкадәр җанлы, искиткеч матур, зәвыклы итеп сурәтләгәннәр! Карыйсы да карыйсы гына килеп тора!
Алар арасыннан иң яхшы 9 эш сайлап алынып, республика этабына җибәреләчәк. Алар алдынгы урыннарны яуларлар дип ышанып калабыз!