Бүген ТР ның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министрлыгында язгы кыр эшләренә багышланган киңәшмә булып узды.
Бу киңәшмәне авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры Марат Ахметов алып барды. Төп доклад белән министр урынбасары Ильдус Габдрахманов чыгыш ясады.
Аның чыгышында төп басым 2017 нче ел язгы кыр эшләрен алып бару өчен күпме финанс чыганагы кирәклегенә ясалды. Моның уңышлы баруы өчен 40 млрд. сум акча кирәклеген белдерде.
Төрле кредит банклары авыл хуҗалыгы берәмлекләренә үзләренең финанс ресурсларын тәкъдим итәләр