2015 нче еода төзелгән “Чемпион” спорт комплексында җитди җитешсезлекләр барлыкка килү сәбәпле, тикшерүләр башланды. Бүгенге көндә идән күпергән, стеналарда ярыклар барлыкка килгән, янгыннан саклаучы баклар ага башлаган.
Аны төзегән подрядчик ООО «КазаньСтройКонсорциум» бу хәбәрләргә, күптән язылган хатларга игътибар бирми. Шуңа күрә Башкарма комитет җитәкчесе Хәкимҗанов Л.С. төзелеш объектындагы җитешсезлекләрне тикшерергә АСРО «Содружество строителей Республики Татарстан» җитәкчеләрен чакыртырга мәҗбүр булган.
Алар район җитәкчеләре белән бергә тикшерү документларын дисциплинар комиссиягә җибәрергә дигән карар кылдылар.