Район имамнары җыены

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18 нче январьда Югары Осланның Үзәк мәчетендә район иммамнары җыены булып узды. Аның эшендә Айрат Билалов - ТР мөселманнар идарәсенең юридик бүлеге башлыгы, Рафис Шахвалиев – Аппарат җитәкчесе дә катнашты.

Сүз терроризмга каршы көрәш турында барды. Гали хәзрәт Зиһаншин бу юнәлештә барган эшләр белән таныштырды. Хәзерге вакытта атаклы ислам дине әһеле Г.Барудига багышланган чаралар баруы турында әйтте.

Ахырдан барысы бергә аятләр тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International