Зөбәрҗәт юбилей

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

20 нче январьда Соболевское авылында Павел Семенович һәм Людмила Филлиповна Магиннарның зөбәрҗәт юбилейларын билгеләп үттеләр.

Алар бергәләп 60 ел иңне-иңгә куеп атлыйлар. Шундый авыр елларны да, кайгы-хәсрәтләрне дә, югалту-табышларны да сабыр гына бергә кичергәннәр алар. Эш сөю, бер-береңне хөрмәт итүбер-береңә ышану, ярату хисләре яшәткән аларны шулай озак бергә.

Юбилей уңаеннан аларның исемнәре “Мактау кенәгәсе”нә кертелде. Район башлыгы Марат Зиатдиновның бүләге дә тапшырылды аларга. Туганнары, якыннары бик матур теләкләр теләделәр.

Озак яшәгез, сәламәт булыгыз, ветераннар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International