25нче гыйнвар көнне Вахит авыл мәдәният йортында халык җыены узды. Җыен эшендә Югары Ослан районының Башкарма комитеты башлыгы Л.С.Хакимзянов, район Советы, Башкарма комитеты, оешмаларының һәм учреждениеләренең җитәкчеләре катнаштылар. Көн тәртибе авыл җирлеге башлыгы Җәләлетдинов Альбертның "Вахит авыл җирлеге Башкарма комитетының 2016 елның эшчәнлеге һәм 2017 елга планнар турында" хисап докладыннан һәм участковый полиция хезмәткәре Дергунов Н.Е. чыгышыннан торды. Ахырдан Югары Ослан районының Башкарма комитеты башлыгы Л.С.Хакимзянов нәтиҗә ясап халыкка үзенең теләкләрен җиткерде һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр Министры Р.З. Хабибуллин исеменнән Салимуллин Рифат Равкат улына рәхмәт хаты тапшырды.
Халык җыены барышында яшәүчеләрдән кергән сорауларга Югары Ослан районының Башкарма комитеты башлыгы, авыл җирлеге башлыгы һәм район җитәкчеләре җаваплар бирделәр.