Кичә Октябрьский авылы культура йортында халык җыены булып узды.
2016 нчы еллык эш нәтиҗәләре турында авыл җирлеге башлыгы Ш.Р.Азизов чыгыш ясы. Җыенда район башлыгы Марат Зиатдинов һәм прокурор В.И.Егоров катнашты. Прокурор үзенең чыгышында законсыз спиртлы эчемлекләр сатучылар барлыгына акцент ясады.
Район башлыгына халык фельдшерларның эше, Матюшино авылында клуб төзү, культура чаралары үткәрү өчен акча бүлеп бирү сорауларын күтәрделәр.