16 нчы январьда Башкарма комитет җитәкчесе Л.Хәкимҗанов җитәкчелегендә Иҗтимагый торак комиссиясе утрышы булып узды.
Анда түбәндәге сораулар күтәрелде:
- Федераль максатчан программалар буенча торак шартларын яхшырту өчен учетка кую;
- Авыл җирендә калучы яшь гаиләләрне учетка кую;
- “Социаль ипотека” буенча торак шартларын яхшырту программасына учетка кую;
- Яшь баласы булган гаиләләрне учетка кертү;
- Социаль найм килешүе буенча гаиләләрне чиратка кую.