Юлда йөрү куркынычсызлыгы буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар катнашында юлда йөрү куркынычсызлыгы буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы булып узды.

Көн тәртибендә:

- Юлда йөрү куркынычсызлыгын булдыруда ТР дәүләт органнарының бердәм эшен тәэмин итү;
    
- Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тимер юл тукталышларында булдыру;
    
- 2016 нчы елда калган фондтагы финансларны юлда йөрү кагыйдәләрен үтәү өчен тотуга багышланган чаралар булдыру.

Татарсан юл хәләкәтләренең саны буенча Россия рейтингында 4 нче урында тора. Юлларда кеше үлеменең саны арту 17 районда күзәтелә. Барысы да юл йөрү кагыйдәләрен белмәү һәм үтәмәүдән килеп чыга.

Барлык органнарга аерым йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International