Математика укытучыларының район семинары

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

24 нче гыйнвар көнне Матюшино урта мәктәбендә Югары Ослан районы математика укытучылары семинары булып узды. Семинарның темасы: "Математика дәресләрендә федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү шартларында шәхескә юнәлешле ысулларны куллану технологияләре "иде.  Семинарда  21 укытучы катнашты.

Матюшино урта мәктәбенең математика укытучылары  Кузовенина Р. А. 9 нчы сыйныфта “Арифметик һәм геометрик прогрессияләр”дигән темага дәрес, ә   Шәрәфиева Р. А.  11нче сыйныфта “Киселгән конус" темасы буенча дәрес-практикум күрсәттеләр.

Семинарда катнашучыларның барысы да укытучыларның һөнәри осталыгын, укучыларның дәрестәге тырышлыгын  билгеләп үттеләр. Дәресләр бик кызыклы һәм гамәли юнәлешле үтте.

Укытучылар шулай ук "Математика кафесы” дигән сыйныфтан тыш чараны зур кызыксыну белән карадылар. Аның барышында укучылар укытучылары Токарева Г.Р. җитәкчелегендә төрле мавыктыргыч биремнәр башкарып, математика фәненнән  белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр.

Аннан соң Югары Ослан районы математика укытучыларының “5-6нчы сыйныфларда математика фәнен өйрәнү процессында укучыларда универсаль уку гамәлләре төрләрен  формалаштыру методикасы ", " Математика дәресләрендә системалы эшчәнлек алымнарын куллану" дигән чыгышлары һәм математика укыту белән бәйле башка мәсьәләләрне чишү юллары  тыңланды.

Семинарда катнашучылар әлеге чараның оешкан төстә, югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үттеләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International