Татарстанның “Бердәм Россия” региональ башкарма комитеты РФ дәүләт Думасы депутатларының онлайн кабул итүләре сериясен дәвам итә.
Сишәмбе көнне, 31 нче январьда, мондый процедураны РФ Дәүләт Думасы депутаты, Думаның милләтара эшләр комитеты рәисе Илдар Гыйлметдинов уздыра. Бу көнне аның белән элемтәгә Татарстанның һәрбер кешесе керә ала. Аның өчен борчыган сорауны info@vverh-tatarstan.ru сайтына җибәрергә кирәк. 31 нче январьга кадәр үзегезнең исем фамилиягезне атарга, адресыгызны әйтергә тиеш буласыз.
Онлайн – трансляция 31нче январьда сәгать 12.30 да “Югарыга” (vverh-tatarstan.ru) порталында һәм “Бердәм Россия” (tatarstan.er.ru) сайтында тормышка ашырыла.