Югары Ослан пожарниклары отчет бирә

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

2016 нчы ел пожарниклар елы дип игълан ителгән иде. Югары Ослан пожарникларының төп бурычы янгын чыгу очракларын киметү һәм анда кешеләр үлү очракларын булдырмау иде.

Быел сигнал буенча урыннарга 364 тапкыр чыгылган: 51 янгын чыгу,22 ялкын кабыну, 42 юл хәләкәте һәм башка тревогалар. Шуның өстенә кайберүләрнең аңламавы аркасында 44 тапкыр ялган чакыруларга юлыкканнар. Профессиональ тырышлыклары аркасында 2256000 сумлык материаль байлыклар сакланып калынган.

Бу саннар пожарникларны шатландырмый – кайберәүләрнең салкын карашы нигезендә кешеләр үлә, дачалар талана, йортлар яна.

-МЧС хезмәткәрләре – үзләренең сәламәтлеге бәрабәренә кешеләрне коткара, материаль байлыкларны саклый торган көндәлек  геройлар. Тик бу куркыныч күренешләрне булдырмау өчен бергәләп көрәшергә кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International