Иннополис шәһәрендә “Гагарин” исемле кешеләрне укыта торган робот уйлап тапканнар. Кеше кыяфәтендәге “Андроид” янәшәңдә сөйләшүче кешенең эчке кичерешләрен укый ала, сөйләшә һәм объектларны атый ала.
“Хәбәрләр” газетасы хәбәр иткәнчә, бу роботның әлегә башы гына бар. Аның күзенә видеокамералар куелган. Баш мие ролен ноутбуктагы программа үти. Алга таба башка гәүдә өстәләчәк. Аннан соң Андроид йөри башлаячак, куллары һәм аяклары белән дә идарә итәчәк.
Шунысын да әйтергә кирәк, аның хәзерге бәясе 5 тән 50 мең долларга җитә. Алга таба алар күбәеп китсә, бәлкем бәясе төшәр