1 нче номерлы суд участогы белгече Наталья КудашоваТР Юстиция Министрлыгының дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Узган елның мартында “Иң яхшы белгеч” дигән конкурс игълан ителгән иде. Ул 3 этапка бүленде. Безнең район мировой судья аппаратыннан 2 нче разрядлы белгеч Наталья Кудашова барды. Ел ахырында конкурс комиссиясе нәтиҗәләр чыгарды. Җиңүчеләр арасында безнең район да бар.
Узган шимбәдә ТР Юстициясенең еллык отчеты утырышы кысаларында юстиция министры Лариса Глухова Наталья Кудашовага диплом һәм акчалата премия тапшырды.
Котлыйбыз!