Административ комиссия эше

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Узган чәршәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә чираттагы административ комиссия булып узды.

Анда “Район территорияләрен төзекләндерү һәм тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозу” дигән  КоАП ның 1 нче бүлек, 3.6 маддәсен үтәмәүчеләрнең эшләре каралды. Алар арасында Макыл авыл җирлегендә, Югары Ослан эчке эшләр органнарында кагыйдә бозулар турындагы эшләр каралды.

Административ комиссия аеруча игътибарны территорияләрне муниципаль хокукый актлар кушканча санитар яктан чиста тоту һәм тәртип саклауга юнәлтә һәм җаваплылыкка өнди.

Әйдәгез барыбыз бергә районыбызның чиста һәм матур булуы өчен тырышыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International