“Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсы финалы

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген районның Яшҗләр клубында “Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсының финалы булып узды.

Ул конкурс инде 2016 нчы елның 21 нче декабрендә башланып киткән иде. Конкурста 10 педагог катнашты. Шулардан финалга Гурная Ирина Евгеньевна, Кузьмина Наталья Борисовна һәм Ухорский Иван Александрович, Бурдин Николай Сергеевич һәм Титкова Мария Александровна уздылар.

Финал үзе 2 конкурстан торды: 1) “Минем педагогик җимешем”, 2) “Мастер”. Бу бәйге балаларга өстәмә белем бирү педагогларының һәр ягын ачып салды: балаларга мөнәсәбәтен, мастерларча укыту алымнарын куллануы, педагогның сәләте, иҗади якын килхе – бар да бар иде программада.

Ә конкурс нәтиҗәләре модый:

1 нче урын - Бурдин Николай Сергеевич;

2 нче урын - Гурная Ирина Евгеньевна;

3 нче урын - Кузьмина Наталья Борисовна.

Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International