Экологик хәбәрләр

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

5 нче январьда Владимир ПутинРоссиядә 2017 нче елны “Экология елы” дигән карарга кул куйды. Бу елның эмблемасы Россиянең тирә-як табигатен саклауга юнәлтелгән, илебезнең табигать объектларының уникальлеген һәм байлыгын сурәтли.

Районның Үзәк китапханәсендә “Экологик хәбәрләр” дигән тематик китап күргәзмәсе эшли башлады. Ул 5 бүлектән тора һәм анда табигатҗ проблемаларына караган бик күп китап, ңурнал, газета материаллары, брошюралар тупланган. Бүлекләр “Табигать һәм кеше”, “Табигать һәм хайваннар, үсемлекләр дөньясы”, “Табигать матурлыгы аша”, “Экологик пресс – инфо” дип аталалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International