Балалар бакчалары тәрбиячеләренең иҗади үсеш юнәлешен күрү, профессиональ осталыгын билгеләү, уңай тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан “Кояшкай” балалар бакчасында 26 нчы январьда “2017 нче ел тәрбиячесе дигән конкурс уздырылды.
20 балалар бакчасыннан конкурста 16 тәрбияче катнашты.
Конкурсның беренче этабында ук педагоглар иҗат мөмкинлекләрен ачып салды, балаларга мөнәсәбәтен күрсәтте, фантазиясен эшкә җикте. Инде башта ук үзләренең осталыгы белән Ходинович М.Ю., Ярцева Е.П., Закирова Э.А Ясинская Т.А., Козловская О.В., Аверина О.А. аерылып тордылар.
Психологик осталык, методик яктан әзерлек, грамотлылык, үз эшеңне яратып башкару – барысы да күзгә бәрелеп тора. Музыка, костюмнар, артистларча тоту, профессионализм конкурсның буеннан-буена озатып барды.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Закирова Эльвира Александровна – ГАОУ «Школа - Иннополис» – 1 нче урын;
Ходинович Марина Юрьевна – «Березка» – 2 нче урын;
Ярцева Елена Петровна – «Радуга» - 2 нче урын;
Ясинская Тамара Алексеевна – Куралово балалар бакчасы – 3 нче урын.
Калганнарга төрле номинаөияләр бирелде.