26 нчы гыйнварда Печищи мәктәбе укучылары Янки Купала музеена бардылар. Музей директоры Абызова Р.М. бик кызыклы программа әзерләгән иде.Ул балаларга 30-80 нче елларда чыккан яңа ел уенчыклары һәм открыткалары турында сөйләде.Аларның барлыкка килүенең тарихын да сөйләп күрсәтте. Һәр тарихи чорга туры килгән уенчыкларны күрергә мөмкин иде. Балалар бик кызыксынып фигураларны карадылар.Римма Юрьевна әкиятләр һәм мәкальләрне белүләрен викторина ярдәмендә тикшерде. Соңыннан барысы өчен дә фәрештәләр ясау буенча мастер-класс күрсәтте.Барлык балалар да бу эшне тырышып башкардылар, үзләре дә хәзер өйләрендә башкаларны өйрәтә алалар. Укучыларга да, укытучыларга да музейда бик ошады, алар Римма Юрьевнага рәхмәтләрен әйттеләр.