Югары Ослан ДИПИ коллективы 2016 нчы елда “Безнең кадерле ветераныбыз” дигән социаль – гуманитар проектны тормышка ашыру максатыннан бик зур эш башкарды.
Волонтерлар һәм спонсорлар белән интернатка барлыгы 3 млн сум акча керде. Ә интернат хезмәткәрләре моның белән генә тынычланып калмадылар, үзләре дә ветераннарның тормыш шартларын яхшырту өчен тагын да тырышып эшләделәр. “Буыннар истәлеге” хәйрия фонды белән берлектә бу проектны 2017 нче елга күчерделәр. 20126 нчы елның декабрендә Мәскәүдәге бу фонд интернатка 73 749 сумлык реабилитация җиһазы, ә бүген 40 000 гә төшкән 2 тонометр һәм 6 ортопед матрасы бүләк итте.
Бик куанычлы хәл: 3 нче январьга хәйрия ярдәме 160.000 сум тәшкил итә.