Бүген район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов район җитәкчеләре белән утырыш үткәрде. Анда А.Сакин - полтиция башлыгы урынбасары ДНД эше, райондагы тәртип бозулар, спиртлы эчемлекләр сату кебек сорауларга тукталды; М.Сәгъдиев – халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге директоры хезмәт базарында эш белән тәэмин итү киеренкелегенең кимүе турында сөйләде.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.