Казанда 2017 нче ел конфедерацияләре Кубок матчлары көтелә

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 30 нчы январьда, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р.Миннеханов җитәкчелегендәге  Казанда узачак 2017 нче ел конфедерациясе Кубогы матчларын оештыру комитеты утырышында булып кайтты. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Бу агымдагы елның “Россия - 2018” оештыру комитетының беренче утырышы.

Президент әйтүенчә,  узган атнада республика оештыру комиссиясенең составына һәм аның нигезнамәсенә үзгәрешләр кертелгән. Бүгенге көндә Кубокны уздыру чараларының планы төзелгән.

Күп кенә спорт объектлары  региональ программалар кысасында алып барыла. Аларның күбесе инде төгәлләнгән. Казан – Аренада  вакытлы инфраструктура төзелеше башланган.

Тагын доклад белән ТР спорт һәм яшьләр эшләре Министры Владимир Леонов,  “Спорт һәм социаль проектлар” генераль директоры Азат Кадыров чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International