Узган ял көннәрендә районның Ләйсән Тазиева җитәкчелегендәге “ТР ның “Аграр яшьләр оешмасы” лидерлары SunnyФЕСТ үз кулыңнан ясалган чаналар фестивалендә катнаштылар. Бу фестиваль кышкы күңелле, креатив таудан иҗади чана шуу фестивале. Ул ел да Мамадыш районының Вятка (Нократ) елгасы буенда уза.
Безнең яшьләр аннан канатланып кайттылар. Республиканың 14 командасы арасында үзләренең иҗади якын килүләре һәм креатив булулары Диплом һәм бик күп энергия алып кайттылар.
Төрле район төрле формадагы, төрле размердагы һәм төрле эчтәлекле чаналар ясаган, хәтта быелгы 2017 нче ел талисманы булган Мамадыш осталары иҗат иткән әтәч формасындагы чана да бар иде.
Безнекеләр икенче елга иң креатив чана ясап барачакларына ышаныч белдерделәр.