Кичә Югары Ослан культура йортында гражданнар җыены булып узды. Аның эшендә район башлыгы белән бергә ТР информатизация министры Р.Шәйхетдинов, прокурор В.Егоров. МВД башлыгы О.Хохорин да катнашты.
Көн тәртибендә 3 сорау торды:
1) Авыл җирлегенең 2016 нчы елга эш нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга планнары;
2) АО РПО “Таткомэнего” ның 2016 нчы елга эш йомгаклары;
3) МО МВД «Верхнеуслонский» ның узган елдагы торышы.
4) Р.Шәйхетдинов барлык җитәкчеләрне тыңлаганнан соң эш нәтиҗәләрен яхшы дип билгеләде, алга таба да районга эшендә уңышлар һәм алга таба да чәчәк атуын теләде.
5) Район башлыгы Марат Зиатдинов кунакка ышаныч белдергәне өчен рәхмәт белдерде, район тармаклары җитәкчеләрен эшне тагын да активлаштырырга өндәде.
Ахырдан хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр.