Авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеген күтәрүне Югары Осланда чишәләр

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә Министры Марат Ахметов 2016 нчы елда авыл хуҗлыгы тармагы йомгаклары һәм 2017 нче елга бу өлкәдәге планнар турындагы утырышны Югары Ослан авыл җирлегендә үткәрде.
 
Аның эшендә Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Лаеш район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы һәм сәүдә бүлеге җитәкчеләре катнашты.

Министр район башлыкларын чәчү мәйданнарын киметергә, агротехник чараларны яхшыртырга, терлекчелеккә игътибарны арттырырга, бу тармакны стимуллаштыруны активлаштырырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International