ТР ның “Идел буе физкультура, спорт һәм туризм дәүләт Академиясе” бинасында Министрлык 2016 нчы елга нәтиҗәләр һәм 2017 нче елга планнар турында исәп тотты.
Аның эшендә ТР Президенты Р.Миннеханов та бар иде.
Докладта ТР ның регионнар арасында спорт буенча лидер булып кала бирүенә зур акцент ясалды. Бу ел эчендә генә 800 дән артык спорт чарасы үткәрелгән, аларның 27 се – бөтенроссия һәм халыкара чаралар.
2017 нче елда тагын 100 спорт мәйданы төзеләчәгенә басым ясалды.