Халык җыеннары тәмамланды

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Ел башында авыл җирлекләрендә районның социаль-экономик үсеше йомгаклары буенча традиция буенча уза торган халык җыеннары тәмамланды.

10 – 31 нче январь көннәрендә 20 халык җыены булып узды. Аның эшендә 2 000 нән артык халык катнашты. 17 җыенда район башлыгы Марат Зиятдинов, 3 - сендә – ТР премьер-министры урынбасары, информатизация министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Җыеннарда шулай ук район җитәкчеләре, прокурор, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. Халыкның  үзен кызыксындыпган сорауларга турыдан –туры барлык хезмәт һәм ведомство җитәкчеләренә бирергә мөмкинлеге булды. Барлыгы алардан 79 мөрәҗәгать кергән, алар барысы да эшкә алынган.

Сорауларның күбесе җир бүлеп бирү; торак мәсьәләсен чишү; юллар, күперләр ремонтлау; газ кертү, урам яктылыгын тәэмин итү, мәктәп, балалар бакчаларын ремонтлау кебек темаларга карый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International