1 нче февральдән 800 эшләмәүче пенсионерның 5,4 % ка страховой пенсиясе арта. Аның индексациясе һәм түләү 4805, 11 сум булачак.
Бу арту картаю буенча чыккан, инвалидлар, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне караучы пенсионерларның барысына да тарала, - ди ТР Пенсион фонды идарә җитәкчесе Эдуард Вафин.
Росстат белешмәләренә караганда 2016 нчы елда инфляция 5,4 % тәшкил иткән, шуңа күрә эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе дә шул размерга арта. Алга таба артулар август аенда страховой пенсияләрне исәпләгәч булачак.