Матюшино мәктәбендә 30 нчы январьда “Балалар иҗтимагый оешмаларын оештыруда инновацион һәм традицион алымнар” дип аталган район мәктәпләре педагог-организаторыларның семинары булып узды.
Семинарда катнашучылар мәктәп буенча экскурсия, мәктәп эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар, “Иҗат группасы союзы” балалар оешмасы, “Караш” дигән мәктәп газетасы белән таныштылар.
Мастер-класслар, викториналар, мәктәп турында фильм-визитка – семинарның төп формалары булып торды.