ТР Росреестры бу көнгә кадәр приватизацияләнмәгән торагы булган гражданнарны 1 нче мартка кадәр бу эшне төгәлләргә чакыра. Чөнки ул әлегә түләүсез.
Болай булмаганда, аннары торак хуҗалары үз йортларын сата, бүләк итә, нәсел буенча күчерә алмаячак.
Соңгы елларда Росреестр идарәсе 97,5 мең гражданнар милекләрен үзмилеккә әверелдерде.
Торакны приватизацияләү торак фондны приватизациләү законнарына караган принциплпрны саклаганда гына мөмкин. Аны социаль найм түләүче гражданнар гына эшли ала. Ул дәүләт регистрациясе үткән көннән гамәлгә керә.