Директорлар корпусы белән эш

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Ослан гимназиясендә мәгариф бүлеге башлыгы Л.Абрамова мәктәп директорлары семинары үткәрде.

Аларны 2 командага бүлеп, район мәгариф системасындагы төп проблемаларны ачыкладылар.

Бик озак бәхәсләрдән соң иң төп проблемалар итеп түбәндәгеләрне атадылар:

-    Югары квалификацияле кадрлар кытлыгы;

-    Укыту кабинетларындагы түбән материаль-техник база һәм эчтәлек;

-    Җитәкчеләрнең бик вакыты тарлыгы;

-    Балаларның тәрбиясезлеге;

-    Демографик ситуация.

2 нче этапта шул проблемаларны чишү юлларын эзләделәр. Шунычы кызык: ул проблемаларны “серле таяк” түгел, ә үзеңә бүгенге ситуация шартларында чишәргә кирәк икән.

Кадрларны үз мәктәбеңдә үстерергә, материаль яктан булган ресурсларны экономияләргә, яшь кадрлар белән эшләргә, спонсорларны җәлеп итәргә...

Семинар ахырында өй эше итеп мәктәпнең үсеш программасын төзергә дигән бурыч куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International