2 нче февральдә Россиянең Хәрби дан көне билгеләп үтелә. Ул 1995 нче елның 13 нче мартында чыккан 32 нче номерлы федераль Закон белән беркетелгән һәм
Сталинград сугышы җиңүе көне белән бәйле.
Бу вакыгага бәйләп, районның Үзәк китапханәсендә “Гасырның бөек җиңүләре. Сталинград сугышы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда газета-журналлар, мәкаләләр, тарихи китаплар, шул еллардагы истәлекләр урын алган.
Китап укучылар игътибарына шулай ук матур әдәбият, публицистик хикәяләр дә куелган.