Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов ТР ның Информатизация Министрлыгында 2016 нчы ел нәтиҗәләре һәм 2017 нче елга планнарга багышланган коллегиядә катнашты. Коллегия эшендә ТР Президенты Р.Миннеханов та, РФ ның информатизация һәм элемтә Министры Н.Никифоров та бар иде.
Бу чара Иннополис шәһәренең Попов исемендәге паркында узды.
Президент коллегиядә катнашучыларны бу тармакта алга киткән барлык ресурсларны карады һәм алга таба электрон услугаларны арттыру, булган мөмкинлекләрдән тулысы белән файдалануга чакырды.
Ахырдан хезмәт алдынгыларын бүләкләү булды.