Бүген район китапханәсендә Рунет куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында “Балаларга интернетның куркынычы турында сөйләгез” дигән дәрес үткәрелде.
Интернет безнең тормышка килеп кереп, бөтен планетаны басып алды. Бу бик җиңел бирелә торган чиксез мәгълүмат чыганагы. Өйдән чыкмый гына бөтен планетаны күз алдында тотып була.
Тик аның җитешсез яклары да юк түгел: Бөтендөнъя челтәренең мошенниклар өчен дә зур мөмкинлекләре бар. Бик күп вируслар һәм төрле программалар компьютерны боза. Балалар өчен куркыныч уеннар баланы икенче бермогҗизалы тормышка тарта.
Олы кешеләр дә виртуаль пространство аша мошенниклар кулына эләгә. Шуңа күрә китапханә балаларны кисәтә һәм алар өчен күргәзмә тәкъдим итә.